news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрби өйләнде

Чүпрәледә махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрби өйләнде
"Туган як"

Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы Динар һәм аның сөйгәне Снежана никахларын теркәде. Динар кыска вакытлы ялга кайткан. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Кияү 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырыла. Һәм менә берничә айдан соң алар кавышып, хыялларын тормышка ашыра.

Яшьләрнең никахлашу тантанасында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлады. Яшь гаиләгә бәхет һәм бергә булуларын теләде. Ул яшь гаиләгә документ һәм бүләкләр тапшырды.

Шулай ук котлау сүзләре һәм бүләкләр кияү белән кәләшкә авыл җирлеге башлыгыннан да тапшырылды.

Әлбәттә, яшьләргә «баллы ай»ларын кичектерергә туры киләчәк, Динар тиздән яңадан хезмәткә юл тота. Яшьләр үзләре билгеләп үткәнчә, әлеге мизгелләр аларның күңелләрен озак вакыт җылытып, тиз арада очрашуга өмет биреп торачак.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100