news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә мәктәп укучыларының «Көзге кросс»ы булды

Чүпрәледә мәктәп укучыларының «Көзге кросс» җиңел атлетика ярышлары узды. Анда район мәктәпләреннән 2-11 сыйныф укучылары катнашты. Йөгерү 500, 800, 1500, 2000 һәм 3000 метрлы дистанцияләрдә дүрт яшь төркемендә, кызлар һәм малайлар өчен аерым оештырылды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов яшь спортчыларны сәламләде һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Һәр яшь категориясендә призерларга җиңүче грамоталары, бронза, көмеш һәм алтын медальләр тапшырылды. Ә гомуми команда зачетларына нәтиҗә ноябрь аенда игълан ителәчәк һәм призер командалар 1, 2, 3 дәрәҗәле кубоклар белән бүләкләнәчәк.

Укчыларның дистанцияләрдә күрсәткән нәтиҗәләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының йөгерү нормативын үтәү исәбенә кертеләчәк.

Искәртик, ГТО комплексы «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100