news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Кече Чынлы авылында яңартылган мәдәният йорты ачылды

Чүпрәледә Кече Чынлы авылында яңартылган мәдәният йорты бинасы ачылды. Бинага капиталь төзекләндерү Россия Президенты тарафыннан гамәлгә куелган һәм «Бердәм Россия» партиясе контрольлегендә торучы «Мәдәният» илкүләми проекты кысаларында башкарылды. Һәм мәдәният учагы ачылышына Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та килгән иде. Бу хакта «Туган як» хәбәр итә.

Төзүчеләр бинаның фасадын яңартты, янындагы территорияне төзекләндерде, түбә һәм ишек юлларын, инженерлык коммуникацияләрен алыштырды, җылыту һәм су белән тәэмин итү системасын модернизацияләде, санузеллар җиһазладылар, электромонтаж һәм яктырту эшләре, эчке бүлмәләрне комплекслы ремонтладылар, тамаша залының, сәхнәләрнең һәм китапханәнең эчке бизәлешенә аерым игътибар бирделәр. Мәдәният йорты Кече Чынлы халкы өчен генә түгел, райондашлар өчен дә мәдәни тарту үзәгенә әйләнәчәк.

Чарада Илдар Гыйльметдинов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, район башлыгы Марат Гафаров, «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров мәдәният учагының халыкны берләштереп, гореф-гадәтләрне, милли традицияләрне саклау урыны булачагына өметләрен багладылар.

Чарада Галиәскәр Камал артистлары төрле спектакльләрдән өзекләр күрсәтте, җырлар башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100