news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә «КамАЗ» белән йөк ташучылар хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйган

Чүпрәледә «КамАЗ» белән йөк ташучылар хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйган
Фото: http://chuprale-online.ru/

Иске Чүпрәле һәм районның төрле авылларында яшәп, шәхси «КамАЗ» автотранспортларында йөк ташучы ир-егетләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйган. Ярдәмне тапшыру чарасы волонтерлар көне кысаларында узды, әлеге көн 5 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбрә ителә.

Олы йөрәкле «КамАЗ» йөртүчеләр хәрбиләргә өч генератор, ике бензопила һәм көрәк саплары төягән УАЗ (санитарка) машинасын «Созидание» каршысына китереп бастырдылар.

Ильмас Әхмәтов (районда тупланган гуманитар йөкне үз «КамАЗ»ында хәрби операция зонасына берничә тапкыр озата барды) сүзләренчә, өлкәнрәк яшьтәге автранспортчылар ярдәм итү инициативасы белән чыккан, калганнар исә моны хуплаган.

Район башлыгы Марат Гафаров гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә районның игелекле кешеләре, якташлар тарафыннан шушындый өченче машина озатыла. Бу техника һәм башка төр җиһазлар егетләргә анда бик кирәк. Ярдәмегез өчен олы рәхмәт! Бердәмлектә безнең көчебез», - диде район башлыгы.

Гуманитар йөкне якын көннәрдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр алып китәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot