news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә «Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Чүпрәледә «Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
"Туган як"

Чүпрәледә «Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе» дигән район һөнәри осталык бәйгесе үтте. Бәйгедә төрле мәктәпләрдән 10 мәктәп автобусы йөртүчесе катнашты. Чара « Игътибар-балалар!» профилактик чарасы кысаларында үтте. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Бәйге ЮХИДИ инспекторы Рамил Шәрәпов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова катнашында узды.

Чара «Данадис» җәмгыятендә район мәктәп автобуслары йөртүчеләре белән бер төркем балаларны автобусларда йөртү турында профилактик әңгәмәдән башланып китте. Районда мәктәп укучыларын йөртү белән «Данадис» җәмгыяте хезмәт күрсәтә торган мәктәп автобуслары шөгыльләнә.

Лилия Вахитова әңгәмә вакытында машина йөртүчеләргә яшь пассажирларны йөртү кагыйдәләрен искә төшерде, юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын китерде, юл кагыйдәләрен бозган өчен җәзаның котылгысыз булуы турында сөйләде. Ул шулай ук машина йөртүчеләрне юллардагы хәрәкәт вакытында дистанцияне саклауга да игътибар итәргә чакырды.

Һөнәри осталык бәйгесенең теоретик өлеше Чүпрәле тармак технологияләре техникумы базасында үтте. Биредә бәйгедә катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча ярышты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды. 1 урынны Нурмихат Садыйков, 2 урынны Владимир Батырев һәм 3 урынны Рәшит Хәйруллин алды. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучыларның калганнары да игътибарсыз калмады, аларга да бүләкләр таратылды. Бүләкләр «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе тарафыннан әзерләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100