Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәледә «Һәркемгә үз җире ягымлы» дип исемләнгән шәхси күргәзмә эшли башлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чүпрәледә «Һәркемгә үз җире ягымлы» дип исемләнгән Наталья Нагорнованың шәхси күргәзмәсе эшли башлады. Экспозицияне күрергә килүчеләрне бу көнне рәсем сәнгатендә оригиналь техника һәм уңай хис-кичерешләр чолгап алды. «Туган як» сайтында Эльвира Ярмушова шул хакта яза.
Күргәзмә Чувашия Республикасы Мәдәният, милләтләр һәм архив эше министрлыгы, Чувашия Рәссамнар берлеге һәм Чүпрәле районы Башкарма комитеты теләктәшлеге белән оештырылды.
Наталия Нагорнова үз хезмәтләрендә Чувашия табигатенең матурлыгын, аның киңлекләрен, традицияләрен һәм рухи мирасын чагылдырган. Аның һәр иҗаты үзара гармония һәм илһам белән тулы.
Тантаналы ачылышта сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов чыгыш ясады, ул рәссамга иҗади уңышлар һәм яңа казанышлар теләде. Район башлыгының Мактау грамотасын, бүләкләр тапшырды.
Наталья Юрьевнаның хезмәттәшләре - балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге мөгаллимнәре дә эшләренең эмоциональ булуын, картиналарда төсмерләрнең оста чагылыш табуын һәм гадәти образларга яңача карашын билгеләп үттеләр.
Рәссам үзе дә картиналар иҗат итүенең тарихы, иҗади планнары белән уртаклашты һәм җылы сүзләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Аның тормыш иптәше — Чувашиянең халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Нагорнов ярдәм итүе турында, композиция буенча киңәшләр белән булышуы хакында әйтеп узды.
Экспозиция 2025 елның июнь ахырына кадәр эшләячәк.
Белешмә: Наталия Юрьевна Нагорнова 1970 елда Чабаксарда туган. Балачактан рәсем ясау белән мавыгып, ул сәнгать мәктәбен, Чабаксар сәнгать училищесын һәм И. Я. Яковлев исемендәге Чувашия дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Төрле техника ярдәмендә: акварель, гуашь белән иҗат итә. Чабаксарның 1нче балалар сәнгать мәктәбендә укыта, ә аның укучылары конкурсларда уңышларга ирешә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз