news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә эшмәкәрләр белән эшлекле очрашу булды

Чүпрәле районы эшмәкәрләре өчен кирәкле очрашу оештырылды. Анда эшмәкәрләргә ярдәм итүнең актуаль чаралары, 2023-2024 елларга эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында килеп туган проблемалар һәм районда эшмәкәрлекне үстерү буенча бурычлар турында фикер алыштылар.

Пленар утырышка кадәр кунаклар районның сәнәгать паркында урнашкан «Формпласт», «Технотрейд» җәмгыятьләрендә һәм «Исток» кооперативында булдылар, андагы эш белән таныштылар. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Алар район эшмәкәрләренә үз советларын булдырырга, утырышлар үткәрергә, проблемалар турында фикер алышырга һәм әлеге проблемалы мәсьәләләр белән Татарстан кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр.

Чара ахырында кунаклар эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.

«Безнең Чүпрәле районына визитыбызның максаты җирле эшмәкәрләренең тәҗрибәсен өйрәнү, райондагы сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышу иде. Без сөйләштек, бүгенге көндә булган проблемаларны тикшердек, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү кирәклеге турында әйттек. Бу эшнең ахыры түгел, киресенчә, уртак эшебезнең башы гына», – диде Татарстан кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Рафик Шәйхетдинов..

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100