Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәледә бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп үтүче парларны котладылар
Чүпрәледә 60 ел һәм 65 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны котладылар. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Гаилә көне уңаеннан районда тормышның һәр мизгеленнән гомер буе матурлык тоеп яшәгән парлар Иске Шәйморза авылынннан Мөнирә һәм Тимерша Гиззатуллиннарны, Яңа Дуван авылыннан Сәкинә һәм Рөстәм Хәсәновларны, Зур Чынлы авылыннан Мөслимә һәм Мидхат Йосыповларны хөрмәтләделәр.
Бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп үтүче мөхтәрәм парларны өйләренә барып, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова һәм авыл җирлекләре башлыклары котлады. Хөрмәтле гаилә парларына район башлыгы исеменнән котлау хатлары, бүләкләр тапшырылды.
«Без сезнең белән горурланабыз һәм сездә тугрылык, намуслылык һәм мәхәббәт үрнәге күрәбез. Бүгенге якты, матур тормыш сезнең фидакарь хезмәтегез бәрабәренә төзелгән. Сез күп авырлыклар кичергәнсез, авыл хуҗалыгын күтәргәнсез, сугыштан соң илне торгызгансыз, рәхмәт барысы өчен дә. Исәнлек, тигез гомер насыйп булсын!» – , - дип мөрәҗәгать итте юбилярларга Айрат Җәлалов.
Фото: © «Туган як»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз