news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә «Беренчеләр хәрәкәте»нең яңа лидерын сайладылар

Чүпрәледә «Беренчеләр хәрәкәте»нең яңа лидерын сайладылар
Фото: http://chuprale-online.ru/

Чүпрәле районы балалар иҗат йортында «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле бүлекчәсенең конференциясе узды. Чарага хәрәкәт активы — мәктәп укучылары, директорлар киңәшчеләре җыелды. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Конференция район хакимияте вәкилләре – Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев һәм башка җаваплы затлар катнашында узды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов билгеләп үткәнчә, «Беренчеләр хәрәкәте—ул көч!».

«Биредә киләчәкне төзүче яшьләребез җыелган. «Беренчеләр хәрәкәте» — сезнең өчен уку-өйрәнү, тәҗрибә туплау мәйданы булсын, шәхес буларак формалашуда ярдәм итсен. Ел дәвамында хәрәкәтнең уңышлары һәм казанышлары шактый булды, алдагы уку елы да нәтиҗәле узар дип ышанам», – диде ул.

Конференциянең көн тәртибендә хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ранилә Алиуллова башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында хисап тотты, яшүсмерләр өчен күп кенә проектларны уңышлы тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Беренчеләр хәрәкәтенең» советы рәисе Гүзәл Исхакова үзенең чыгышында үткәрелгән чаралар, хәрәкәт активының кызыклы тормышы турында сөйләде.

Конференциянең кульминациясе булып, җирле бүлекчә советының яңа рәисен сайлау торды. Әлеге вазифага Иске Чүпрәле 1 нче урта мәктәбе укучысы Эльвина Абязова өчен бертавыштан тавыш бирделәр. Шулай итеп, конференция районда яшьләр хәрәкәтенең алга таба үсеш векторын билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot