news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә «Беренчеләр хәрәкәте«нә кабул итү тантанасы булды

Чүпрәледә «Беренчеләр хәрәкәте«нә кабул итү тантанасы булды
"Туган як"

«Талантлар планетасы» балалар иҗат йортында Чүпрәле районының беренче остазларын һәм укучыларны «Беренчеләр хәрәкәте«нә кабул итү тантанасы булды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильданов, төбәк бүлегенең баш белгече Лиана Рафикова һәм безнең районның «Беренчеләр хәрәкәте» остазлары катнашты.

Остазлар яшьләргә үрнәк һәм өлкәннәргә таяныч булырга, белемгә һәм тирә-юньдәгеләргә карата ихтирамга омтылырга, буыннар хәтерен сакларга, яраткан Ватаныбыз файдасына хезмәт итәргә ант бирделәр. Аларга значоклар, команданың бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерүче, берләштерүче беләзек тапшырылды.

Тантана вакытында остазларга видео аша Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов та мөрәҗәгать итте.

«Беренчеләрнең хәрәкәте — бүген безнең илдә булган яңа чынбарлык. Сез яшьләрне тәрбияләячәк, бөек Ватаныбызның чәчәк атуына беренче ташларны салачак остазлар», - диде ул.

Районның иң актив балаларын «Беренчеләр хәрәкәте»нә кабул иттеләр. Чара флешмоб белән төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100