news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә балалар өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелде

Чүпрәледә балалар өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелде
"Туган як"

Мөселманнар дөньясы бу көннәрдә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп төрле чаралар үткәрә. Шундый күркәм бәйрәмнәрнең берсе Яңа Чүпрәле «Минзаһид» мәчетендә узды. Биредә мәчет каршында оештырылган «Мәрҗән» балалар тәрбия үзәге балалар өчен Мәүлид кичәсе оештырды. Бу хакта «Туган як» хәбәр итә.

Яңа Чүпрәле авылы мәчетенә дини белем алырга дистәләгән бала йөри. Аларга остазлар гарәп хәрефләрен, дин гыйлемен, намаз укырга өйрәтәләр, Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышын, күркәм холкын, могҗизаларын һәм һәркем өчен дә үрнәк булып торырдай эш-гамәлләре хакында сөйлиләр.

Кичә дәвамында да Мөхәммәт пәйгамбәр тарихына багышланган викториналар, төрле конкурслар оештырылды, Коръәннән сүрәләр укылды, балалар туган телгә багышланган шигырьләр дә сөйләделәр.

Чараны район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова һәм мөгаллимә Наймә ханым Ханбикова оештырды һәм алып барды.

«Балаларыбызны гүзәл әхлак үрнәгендә тәрбияләргә кирәк. Шулай булганда гына безнең киләчәгебез матур булыр, картлыгыбыз тыныч үтәр, балаларыбыз да инсафлы булыр, милләтебез дә югалмас. Гүзәл әхлаклы, әдәпле балалар — ул киләчәгебезнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәсе. Бүгенге чарабызның да максаты балаларны мәчеткә китерү, әдәп-әхлак кагыйдәләрен сеңдерү булды. Мәчетләрдә балалар тавышы яңгырый икән, димәк мәхәлләнең киләчәге бар», – ди район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.

Мәүлид бәйрәмендә катнашучы балаларның һәрберсенә бүләкләр тапшырылды. Соңыннан алар мул табын артында корбан итеннән пешерелгән пылаудан авыз итте, чәйләр эчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100