news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмы күрсәтелде

Чүпрәледә Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмы күрсәтелде
Фото: http://chuprale-online.ru/

Чүпрәле район мәдәният йортында РСФСРның һәм Татарстан Республикасының халык артисты Әзһәр Шәфыйк улы Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Җылак» фильмы күрсәтелде. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Фильм беренче минутларыннан ук Ә.Шакировның балачагына алып кайта. Совет чорында паспорт алу белән бәйле авырлыклар, Казан шәһәренә бару, театр үрләренә күтәрелү... Боларның барысы да артистны корыч кебек чыныктыра. Әзһәр Шакировның балачагы да, яшьлеге дә җиңел булмый.

Мәктәптән соң ул Казан шәһәренә университетка укырга керергә хыяллана. Шушы хыялын тормышка ашыру өчен кулында бер чемодан белән, яланаяк килеш Казан шәһәренә чыгып китә. Әзһәр Шакиров бөтен гомере буе һәм бүген дә яраткан эше, туган теле, туган иле өчен янып яши. «Күңел елый, без бик аз калдык», — ди ул һәрбер яңа буынның туган телендә аз сөйләшә баруы, алай гына да түгел бөтенләй үк онытуына җаны әрнеп.

Режиссер Алмаз Нургалиев фильмда Әзһәр Шакировның үз теле, милләте өчен ничек борчылуын, бу трагедиядән җанының ничек «җылывын» күрсәтергә тырыша. Артист үзе дә бу хакта, сайлаган һөнәре хакында күп уйлана.

Режиссер Алмаз Нургалиев фильмны төшерү, артистлар сайлау хакында, киноны төшерүгә этәргән сәбәпләр хакында сөйләде.

Ни өчен «Җылак» исеме бирелгән дигәндә, Алмаз Нургалиев моны артистны үз авылында шулай дип атауларыннан килеп чыкты, диде. Бу хакта Әзһәр Шакиров үзе дә монолог сөйләгәндә әйтеп үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100