news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә «Автосессия — 2023» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы базасында «Автосессия — 2023» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Ярышларда техникумның 10 студенты катнашты. Бу хакта «Туган як» хәбәр итә.

«Автосессия — 2023» студент яшьләре арасында район бәйгесе уку йортлары студентлары һәм урта махсус уку йортлары укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан үткәрелә.

Ярыш ике этапта узды. Беренче теоретик этапны техникумны Чүпрәле тармак технологияләре техникумы базасында үткәрделәр. Уку аудиториясендә студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре буенча имтихан тапшырдылар. Әлеге сынау нәтиҗәләре буенча катнашучыларны аннан соңгы практик биремгә керттеләр. Бәйгенең икенче этабы фигуралы йөртү булды, аны студентлар автодром территориясендә тапшырдылар.

Бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге полиция битәкчесе Артем Абрамов, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы директоры Фәнил Яфизов җылы сәламләде. Алар барлык студентларга катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм мондый бәйгеләрнең машина йөртү осталыгын, юлларда куркынычсызлыкны арттыруга ярдәм итүен билгеләп үттеләр, алга таба уңышлар һәм куркынычсыз юллар теләделәр.

Барлык сынау нәтиҗәләре буенча 1 урынны Сергей Байгушев, 2 урынны Виктор Фомин, 3 урынны Михаил Монохин яулады. Өч призерга да Казанда узачак «Автосессия — 2023» автомобильчеләр конкурсының зона этабында Чүпрәле районы данын якларга туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100