Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә «Акчарлак» лагерында икенче смена башлана
Чүпрәленең «Акчарлак» балалар сәламәтләндерү һәм ял лагеренда җәйге беренче смена тәмамланды. Әлеге смена «Дөнья балалары» (»Дети мира») дип аталды һәм сменада 87 бала ял итте. Икенче җәйге смена 23 июньнән башланып 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
«Чайка»ның директоры Анатолий Мердюков лагерьда балаларның рәхәтләнеп ял итүе турында сөйли. Алар өчен бик күп кызыклы чаралар үткәрелгән. Балалар уен рәвешендә янгынга каршы торырга өйрәнгән, «Бердәм Россия» партиясенең райондагы бүлеге оештырган шахмат турнирында катнашкан, ГТО нормаларын үтәгән.
«Бик кызыклы бездә балалар тормышы. Смена тәмамланганда ял итүчеләр «тагын киләбез», дип китте. Һәр сменаның башлануы да, ябылуы да тантаналы шартларда оештырыла. Тантаналы линейкага башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов килгән иде», - ди Анатолий Мердюков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз