news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә 2024 елда районда туган беренче баланы хөрмәтләделәр

Чүпрәледә 2024 елда районда туган беренче баланы хөрмәтләделәр
Фото: http://chuprale-online.ru/

Чүпрәленең Татар Бизнәсе авылында яшәүче Фәния һәм Ирек Бахтиевларның өченче баласы дөньяга аваз салды. 2003 елгы Люзия белән 2007 елгы Рәзилә нәни сеңелле булды. Әти-әнисе 3250 граммлы сабыйга Зәлия дип исем биргән. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Сабый белән әнине шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән чыгардылар. Аларны алырга Зәлиянең әтисе, апалары, әби-бабасы, туганнары килгән.

Бәби туу уңаеннан Бахтиевларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалтдинов, медицина хезмәткәрләре тәбрикләделәр. Изге теләкләрен җиткереп, баланың туу турындагы таныклыгын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot