news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле хәрбие II дәрәҗә «Хәрби батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән

Чүпрәле хәрбие II дәрәҗә «Хәрби батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән
Фото: https://chuprale-online.ru/

Чүпрәле районы Чуваш Ишлесе авылыннан Николай Зинкин бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Ватаныбыз иминлеген саклау бурычын ул махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк үти. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Николай Владимирович 1978 елда туа. Гаиләдә ул бишенче бал. Үзенең балачагын ул «бәхетле» узды дия алмый. Аңа 2 яшь булганда әнисе вафат була. 16 яшендә исә ул бөтенләй ятим кала, әтисе дә бакыйлыкка күченә.

Шуңа да карамастан Николай үзендә яшәргә көч таба. Мәктәпне тәмамлап, райондагы һөнәри белем бирү училещесына укырга керә. Аннан армия хезмәтен үти. Армия хезмәтеннән соң да, Ульяновск өлкәсе Сенгилей технология техникумында белгечлек үзләштерә. Өйләнә, улы туа, аңа Александр дип исем бирәләр.

«Николай үз сүзендә торучан, һәрвакыт ярдәмчел булды. Махсус хәрби операция башлангач та, мин анда булырга тиеш дип, 2022 елда беренчеләрдән булып контракт хезмәте төзеп китте. Ялларга кайта, һәрвакыт сөйләшеп торабыз», – дип сөйләде Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов.

Ул үзен батыр, кыю хәрби буларак үзен күрсәтергә өлгергән. Шуның өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән дә бүләкләгәннәр. Аның күкрәген, шулай ук, II дәрәҗә «Хәрби батырлыгы өчен» медале дә бизи.

news_right_1
news_right_2
news_bot