news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле ветераннары һәм укучылар үз куллары белән 9 майга веноклар ясый

Чүпрәледә мәктәп укучылары, приютта тәрбияләнүчеләр һәм ветераннар Кызыл Йолдыз рәвешендә өч венок ясый. Аларны 9 майда район үзәгендә Мәңгелек утка куячаклар. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Безнең мәктәптә хезмәт предметы бар иде, хәзер ул «технология» дип атала. Хәтерлим әле, без, кызлар төрле төстәге кәгазьләрдән чәчәкләр кисеп, малайлар венок өчен каркаслар ясый идек. Ә 9 Май – Җиңү көнендә без ул венокларны һәйкәлләргә һәм Мәңгелек утка куяр өчен зур горурлык хисе белән алып бара идек. Ул бит әле венок ясау генә түгел, ә үсеп килүче буында Җиңү көнен бәйрәм итүнең, рухи-патриотик традицияләр кыйммәтен тәрбияләү дә булып тора, бүгенге көндә бу бик мөһим», – диде Ветераннар советы рәисе Роза Насыйбуллина.

Ветераннар мәктәп укучыларын үзләренә мастер-класска чакырганнар, шулай ук «Җылы йорт» приютында да әлеге венокларны ясау буенча дәресләр үткәрергә җыеналар.

«Безгә хәрби батырлык символын үз кулларыбыз белән ясау бик ошады. Җиңү көнендә без сугыштан гаиләләренә әйләнеп кайтмаган солдатларны искә алабыз. Җиңүне бүләк иткән һәм безгә тынычлык һәм матур язларны булдырган бабаларыбызга хөрмәт билгесе дә бу», - диде мәктәп укучылары.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100