news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды
"Туган як"

Чүпрәле районы тармак технологияләре техникумында Диплом тапшыру тантанасы узды. Быелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый. Тантаналы чыгарылышта муниципаль район башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Ул егетләргә һәм кызларга олы тормыш юлына хәер-фатиха сүзләрен җиткерде.

Студентлар автомеханик, авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, шулай ук автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлеге һәм җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе буенча һөнәр белем алдылар. Чыгарылышлылар арасында Марсель Камалов уку йортын бик яхшы белән тәмамлап, кызыл дипломга лаек булды. Бүгенге көндә ул армия сафларында хезмәт итә, һөнәри документны аның әтисенә тапшырдылар.

Уку дәвамында студентлар һөнәрләр нигезләрен үзләштерде, катлаулы дисциплиналарны өйрәнде, үз осталыкларын практикада барлады, алган белемнәре буенча сынаулар узды һәм ниһаять, диплом алдылар. Хәзер исә чыгарылышлыларның тормышта үзләре алган белгечлек буенча һөнәри осталыкларын дәлилләргә һәм хезмәт итәргә туры киләчәк.

«Хезмәт базарында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ һәрвакыт югары. Безнең техникумда 264 студент укый. Шуларның 62се бүген диплом ала. Сез бүгеннән үз карьераларын төзергә әзер булып җитлеккән егетләр һәм кызлар, барысы да үз кулыгызда, уңышлар сезгә!» - диде муниципаль район башлыгы.

Техникум директоры Фәнил Яфизов шулай ук чыгарылышлыларга котлау сүзләре җиткерде, уку алдынгыларына һәм техникумның иҗтимагый тормышында активлык күрсәткән студентларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сәгъдиев, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Илдус Вәлиуллин һәм мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов студентларның район тормышында актив катнашуларын, үзләренең талантлы, белемле, җитез булуларын әйттеләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бу көнне рәхмәт сүзләре чыгарылыш студентлары, ата-аналар исеменнән дә яңгырады. Студентларга уңышлы киләчәк һәм барлык теләкләренең тормышка ашуын теләделәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100