news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы белән Казан заводы хезмәттәшлек итәчәк

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы һәм С. П. Горбунов исемендәге завод махсус программа эшләгән. Мондый хезмәттәшлекнең максаты—конкрет предприятие өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Студентлар заводта практика уза, аның өчен хезмәт хакы ала, моннан тыш, тору урыны да бирелә. Уку барышында махсус стипендия дә булачак.

Моннан тыш, укуын тәмамлап килгән, яшь белгеч рәсми эшкә урнашкан очракта завод күп төрле ташламалар тәкъдим итә, шул исәптән, ипотека кредиты алу буенча да.

Барлык сораулар буенча (8-843-75) 2-28-07, 2-29-07 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot