news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле редакциясе җитәкчесе Рәзидә Җамалетдинованы лаеклы ялга хөрмәтләп озаттылар

Чүпрәле редакциясе җитәкчесе Рәзидә Җамалетдинованы лаеклы ялга хөрмәтләп озаттылар
Фото: Алсу Исмәгыйлева

Бүген Чүпрәледә "Туган як" редакциясе баш мөхәррире, "Татмедиа" филиалы җитәкчесе Рәзидә Җамалетдинованы лаеклы ялга озату мәҗлесе булды.

Әлеге бәйрәмне оештыру инициаторы - Рәзидә Җамалетдинованың кызы Ранилә. «Шундый ният барлыкка килгәч, район башлыгы Марат Гафаровка, элекке башлык Җәүдәт Гафуровка шалтыраттым, әнинең башка районнардагы коллегалары белән киңәшләштем, алар хупладылар», - дип сөйләде Ранилә. Аның: «Газетадан Әни исе килә», - дигән сүзен мәҗлескә җыелган кунаклар әнисенең һөнәренә булган зур хөрмәте дип кабул иттеләр.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Рәзидә Җамалетдинованы хезмәтен югары дәрәҗәдә башкаручы җитәкче һәм ышанычлы, туры сүзле, гадел шәхес буларак бәяләде.

Рәзидә Җамалетдиновага "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковның Рәхмәт хаты тапшырылды. Җитәкчелек аның күпъеллык нәтиҗәле хәзмәтен һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән зур өлешен югары бәяләвен җиткерде.

Мәҗлескә Рәзидә Җамалетдинованың хезмәт куйган коллективы, төрле районнардан "Татмедиа" филиаллары җитәкчеләре, дуслары, туганнары җыелган иде.

Рәзидә Җамалетдинова хезмәт юлын 1982 елда Чүпрәленең райпо системасында эшче булып башлый. Аннары хезмәтен типографиядә хәреф җыючы буларак дәвам итә. 1998 елдан Чүпрәленең "Туган як" газетасы хезмәткәре: җаваплы сәркатип урынбасары, мөхәррир булып эшли. 2008 елдан - баш мөхәррир, Чүпрәледә "Татмедиа" филиалы җитәкчесе. Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

Рәзидә Җамалетдинова редакциягә җитәкчелек иткән чорда газета камилләште, яңа алымнарга нигезләнеп эшли башлады, "Татмедиа" филиаллары арасында һәрвакыт алдынгы урыннарда булды. Интернет технологияләрен үзләштерүдә дә редакция һәрвакыт алда барды, диелә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенең Җамалетдинованың эшчәнлегенә биргән тасвирламасында.

Фото: © Алсу Исмәгыйлева

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100