news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районының Яңа Уби мәктәбендә музей яңартылды

Чүпрәле районының Яңа Уби мәктәбендә музей яңартылды
Фото: "Туган як" газетасы

Чүпрәле районының Яңа Уби мәктәбендә истәлекле вакыйга — мәктәпнең яңартылган музей почмагын ачу тантанасы булды. Аңа 1967 елда тарих укытучысы Михаил Ильин нигез салган. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район мәгариф бүлеге методисты Сирен Әхмәтов, хәрби хәрәкәтләр ветераны Владимир Ярухин, район хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Виктор Петухов, мәктәп ветераннары, мәктәп коллективы һәм укучылар катнашты.

Укучылар кунакларны мәктәп фойесында ук каршы алдылар. Монда «Хәтерлим. Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе стендлары урнаштырылган. Мәктәп укучылары «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе уңаеннан кунакларга кызыл канәфер значоклары бүләк иттеләр.

Аннан чара яңартылган музей почмагында дәвам итте. Яңа Уби мәктәбе быел «Горурланабыз, хәтерлибез!» ата-аналар комитеты проекты белән катнашып, грант отты. Әлеге проект яшь буынның патриотик рухын һәм гражданлык җаваплылыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Ә грант проектын гамәлгә ашыру барышында мәктәпкә интерактив панель алганнар һәм музей почмагын да яңартканнар.

Музей ачылуның кульминациясе булып кызыл тасманы кисү тантанасы булды. Кызыл тасманы кисү һәм яңартылган музейны ачу хокукы район башлыгы урынбасары Алексей Ярухинга, мәктәп директоры Диана Горбуновага һәм уку отличнигы, «Ел укучысы — 2025» конкурсында җиңүче Эвелина Ятмановага бирелде.

Виктор Петухов исә музейга геройлар турындагы истәлек китаплары, узган еллардагы Совет Армиясе солдатының әйберләрен тапшырды.

Музейны ачу тантанасыннан соң мәктәп кунаклары өчен беренче кыска экскурсия үткәрелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot