news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районының «Борындык» станциясендә Җиңү поездын каршы алдылар

Чүпрәле районының «Борындык» станциясендә Җиңү поездын каршы алдылар
​​​​​​Фото: Чүпрәле районы матбугат хезмәте

Бүген иртән Чүпрәле районына Җиңү поезды килде. «Борындык» тимер юл станциясе Горький тимер юлы буенча хәрәкәт итүче мемориаль поездның тукталышларыннан берсе булды.

Ретропоездны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Горький тимер юлы башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Шагалов, Горький тимер юлы башлыгының Казан территориаль идарәсе буенча урынбасары Александр Черемнов, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, «ЮНАРМИЯ», «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар, Чүпрәле районы халкы каршы алды.

«Җиңү поездын каршы алу - зур мәртәбә! Без аны горурланып сәламләдек, чәчәкләр салдык һәм киләчәк буыннарга юллама яздык», - дип белдерде район башлыгы Марат Гафаров.

Җиңү поезды Горький тимер юлында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган. Аның составына ЛВ-0165 паровозы, техникадан торган 6 платформа, күргәзмә һәм кыр кухнясы булган 2 вагон керә.

Искәртеп узабыз, Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырган иде. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

Чүпрәле районы матбугат хезмәте фотолары

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100