news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районының «Акчарлак» лагерында икенче җәйге смена тәмамланды

Чүпрәле районының «Акчарлак» лагерында икенче җәйге смена тәмамланды

Чүпрәле районының «Акчарлак» лагерында 2 нче җәйге смена тәмамланды. «Йолдызлы җәйнең текә маршрутлары» дип исемләнгән икенче җәйге сменасын ябуга багышланган тантаналы линейкада дәрәҗәле кунаклар Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов катнашты.

Икенче смена шулай ук кызыклы программаларга бик бай булды. Ял итүче балалар өчен төрле уен, программа, экскурсия әзерләнгән иде. Моннан тыш, балаларга мастер-класслар белән Чүпрәле районының социаль хезмәтләре дә барды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Лагерь сменасын ябу бераз моңсу һәм шуның белән бергә концерт номерлары, дәртле биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар белән тулы шатлыклы вакыйга. Һәр укучы өчен лагерь үзенчә истә калачак: кемдер яңа дуслар тапты, кемдер үзендә яңа иҗади сәләт ачты.

«Акчарлак» лагерында уздырылган көннәр күңелләрегездә озакка истә калыр һәм киләсе елда сез монда кабат әйләнеп кайтырсыз дип өметләнәм», - диде район башлыгы Марат Гафаров.

Смена 21 көн дәвам итте. Ә алда тагын да кызыклы өченче ял сменасы көтелә. Лагерь үзенең киңлекләрендә кабат кечкенә һәм шау-шулы кунакларын каршы алырга әзер.

Әйтергә кирәк, шул ук вакытта Чүпрәле балалары Апас районында «Яшь десантчы» патриотик сменасында да ял итә. Анда төрле белем бирү учреждениеләреннән 10 бала катнаша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100