Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районында «Вәлиулла Хәсәнов укулары» фәнни-гамәли конференцияcе узды
Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында икенче «Вәлиулла Хәсәнов укулары» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган Вәлиулла хәзрәтнең нәсел дәвамчысы – танылган эшмәкәр Римма Гомәр кызы Сафиуллова тырышлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин башлангычы белән оештырылган әлеге күркәм чарада Татарстан, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән килгән дин әһелләре, татар зыялылары, җәмәгать эшлеклеләре, туган як тарихын өйрәнүчеләр катнашты.
Дини укулар авыл зиратында әрвахларның каберләрен зиярәт кылу белән башланып китте. Бәйрәм чарасы Яңа Ишле мәчетенең 30 еллык юбилее кысаларында узды. Фәнни гамәли конференция «Милләтебездә кием әдәбе» темасына багышланган иде.
Ишле халкына Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт гыйбрәтле вәгазьләрен җиткерде.
Россия мөселман хатын кызлары оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина мөселманнарның кием әдәбе турында эчтәлекле чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз