news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында туып-үскән җитәкче хәрбиләргә гуманитар йөк тапшырды

Чүпрәле районында туып-үскән җитәкче хәрбиләргә гуманитар йөк тапшырды
"Туган як"

Чүпрәле районында туып үскән, Казандагы төзелеш оешмасы җитәкчесе Илнур Садриев хәрбиләргә «УАЗ» автомобиле белән гуманитар йөк тапшырды. Аның сүзләренчә, гуманитар йөктә кирәкле җиһазлар – тепловизор, тактик костюм, буржуйка миче, квадрокоптер, азык-төлек продуктлары һ. б.

Гуманитар йөкне тапшырганда Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов та катнашты. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Марат Гафаров якташына игелекле эшкә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә мондый ярдәмнең солдатларыбызга мөһимлеген әйтте.

Илнур Садриев Россияне, илебез чикләрен саклаучы егетләребезгә алга барырга, куелган максатларга ирешергә, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Илнур Шәфик улы Садриев Кече Чынлы авылында туып-үскән. Аның әти-әнисе монда яши. Үзе исә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши һәм эшли, төзелеш оешмасы белән җитәкчелек итә.

Телеграмм каналда «Чүпрәле–бергә без көч!» төркеме оештырылды. Әлеге төркемдә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Чүпрәле егетләренә гуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында мәгълүмат туплана. Гуманитар ярдәм җыю урыны Волонтерлар штабы, Иске Чүпрәле, Үзәк урамы, 12 А адресы буенча «Созидание» яшьләр (яшүсмерләр) клубында урнашкан.

Хәрбиләр янына чираттагы гуманитар йөк белән бару 2023 елның 18 мартына планлаштырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100