Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районында туган якны өйрәнү музее капиталь ремонттан соң ачылды
Чүпрәле районында «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында капиталь ремонт ясалганнан соң туган якны өйрәнү музее тантаналы рәвештә ачылды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Экспозиция районның 1931 елда оешканнан соңгы тарихын чагылдыра: анда Граждандар һәм Бөек Ватан сугышлары чорлары материаллары, район тарихы турында документлар, танылган якташлар турында мәгълүматлар, шулай ук татарлар һәм чувашларның раритет көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән.

Музей 1970 елда туган якны өйрәнү почмагы буларак ачылган. 2013 елдан элеккеге агробанк бинасының беренче катында урнашкан. Фондларның күләме 2 030 төп фонд әйберен һәм 1 363 фәнни-ярдәмче фонд әйберен тәшкил итә.

Коллекциядә күренекле якташларның: фронтовик шагыйрьләр Зәки Нури һәм Шәрәф Мөдәррис, Татарстанның халык артистлары Габдулла Рәхимкулов һәм Һидият Солтанов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, чуваш драматургиясен башлап җибәрүче Николай Ефремов, драматург Анатолий Чебанов, шагыйрә Валентина Тарават һәм башкаларның тормышы һәм иҗаты белән бәйле әйберләр урын алган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз