news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районында махсус хәрби операциядә катнашучыга мемориаль такта ачтылар

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Фәнис Мәҗитов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Истәлек билгесе ул туып-үскән йорт диварына урнаштырылган.

Батырның якты истәлеген мәңгеләштерүне аның сыйныфташлары башлап җибәргән. Тантанада Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллин, «Форпост» оешмасы директоры Альберт Сөләйманов, хәрби хәрәкәт ветераннары, Фәнис Мәҗитовның туганнары һәм якыннары, юнармиячеләр, мәктәп укытучылары һәм укучылары, авыл халкы катнашты.

Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Мөхәммәтҗанов мондый чараларның Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләр алдындагы бурыч булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, мемориаль такта кую – бары тик истәлек билгесе генә түгел, ә үсеп килүче буын өчен кыюлык һәм патриотизмның мөһим дәресе, һәр батырның каһарманлыгын искә төшерү.

Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллин Фәнис Мәҗитовның бу авылда үсүен һәм аның батырлыгының туган як тарихына мәңгегә язылуын билгеләп үтте.

  • Фәнис Мәҗитов үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучылар сафына 2025 елның 24 мартында кергән. Ул Башкортстан Республикасы Авыргазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. Аның хезмәте 2025 елның 7 апрелендә Донецк Халык Республикасының Красноармейский районындагы Соленое авылында фаҗигале рәвештә өзелде. Фәнис Ярулла улы 2025 елның 24 августында Башкортстан Республикасының Авыргазы районы Солтанморат авылында җирләнде.

Күрсәткән каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен Фәнис Мәҗитов үлгәннән соң «Батырлык ордены» дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Батырның туганнары тантананы оештыруда катнашкан һәм улларын, абыйларын һәм якташларын искә алырга килгән барлык кешеләргә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде.

Материал Гөлия Фәйзова катнашында әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot