news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында маскировкалау челтәре үрүченең иң өлкәненә 76 яшь

Чүпрәле районында маскировкалау челтәре үрүченең иң өлкәненә 76 яшь
Фото: https://chuprale-online.ru/

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү максатыннан Чүпрәле районда алып барыла торган эшчәнлекнең бер генә минутка да тукталганы да юк. Уби авыл җирлегендә яшәүче хатын-кыз һәм ир-егетләр дә, мәсәлән, илебез иминлеге өчен изге көрәштәге егетләр өчен маскировкалау челтәрләре үрә. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова хәбәр итә.

«Безнең авыл халкы бик актив. Мәдәният йортында узучы чараларга да бик теләп йөри. Бер ай элек җыелыш уздырган идек. Барыбызның да махсус хәрби операциягә ярдәм итәргә кирәк дигән теләге дә, фикере дә туры килде. Авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин да моны хуплады. Шул рәвешле, һәркемнең хәер-фатихасы белән, эшебез дә башланды», – ди бу эшнең инициаторларының берсе Ирина Ярзуткина.

«Ватсап төркеме булдырдык. Анда маскировкалау челтәре үрүчеләр генә түгел, авыл халкы, теләүчеләр, шәһәрдә яшәүче авылдашларыбыз, иганәчеләр, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез бар. Барыбыз да бердәм булып, шунда аралашып торабыз. Кем акчалата ярдәм күрсәтә, кем маскировкалау челтәрләре үрергә килә. Хезмәт итүче егетләр үзләре дә акча күчерә, маскировкалау челтәрләре кирәклеген әйтәләр», – авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин.

Бүгенге көндә Убида 20дән артык егетнең язмышы махсус хәрби операция белән бәйләнгән. Алар арасында өлешчә мобилизация кысаларында китүчеләре дә бар, контракт нигезендә хезмәт итүчеләр дә шактый.

Маскировка челтәрләре үрер өчен кирәк- яракларны интернет аша кайтартабыз. Маскировка челтәре үрү җиңел эш түгел. Ул тиз генә килеп тә чыкмый. Кайвакыт сүтеп җыярга да туры килә. Аны үрү серләренә исә Чуваш Чүпрәлесендәге волонтерлар төшендергәннәр.

—Маскировка үрү өчен каркасны авылның ир-атлары ясап бирде. Нигездә, өлкәннәр үрә челтәрләрне. Иң олы волонтер Нина Музыкантовага 76 яшь, Зинаида Матвеевага 71 яшь. Көн саен челтәр үрергә 10лап өлкән кеше килә. Мәктәптә дәресләр беткәннән соң укучылар да кушыла, приют балалары килә. Аларны да өйрәтәбез», – ди Ирина Ярзуткина.

Бер ай элек кенә башлаган булсалар да, бүгенге көндә убилылар 28дән артык маскировка челтәре үреп, махсус хәрби операция зонасына озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100