news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районында Бал ярминкәсе һәм Чәчәкләр фестивале була

30 август – Республика көне. Ул Чүпрәле районы оештырылган көн булып та тора. Шушы истәлекле көннәр уңаеннан 26 августта районда күптөрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

Бу көнне яңа төзелгән объектларны ачу тантанасы булачак. Шулай ук быел да «Бал ярминкәсе» оештырылачак. Ярминкәдә үз продукцияләрен 8 өлкәдән бал җитештерүчеләр тәкъдим итәчәк. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Район мәгариф учреждениеләре бәйрәмгә килүчеләрне «Чәчәкләр фестивале» белән сөендерәчәк. Үз тирә-юньнәрен гөлбакча итеп, эшләрен район конкурсына тәкъдим иткән, җиңүче гаиләләр бүләкләнәчәк.

Чүпрәледә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot