news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында «Акчарлак» лагерында балалар өчен кышкы смена эшли

2 гыйнвардан Чүпрәле районында «Акчарлак» лагерында балалар өчен кышкы смена эшли башлады. Смена «Яңа ел калейдоскобы» дип атала. Бирәгә Чүпрәле районы балалары җыелган.

Әйдаманнар сүзләренчә, балаларга мавыктыргыч программа һәм күңел ачу чаралары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Родной край» сайтында хәбәр ителә.

Бүген, 3 гыйнварда, лагерьда тантналы рәвештә сменаны ачтылар. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов та катнашты. Ул балаларга күңелле ял теләде һәм кайчандыр үзе дә лагерьда ял итүен сөйләде һәм гитарада уйнап, җырлап та күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100