Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында Вәлиулла Хәсәнов укулары уза
Бүген, 11 июльдә, Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында өченче тапкыр Вәлиулла Хәсәнов укулары уза. Аның кысаларында «Гаилә — алтын бишек» исемле зур фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Чара Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклау һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны «Колос» агрофирмасы генераль директоры һәм «Сафиуллова Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе һәм «Ак калфак», «Татар гаиләсе» иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Римма Сафиуллова оештыра. Ул – Вәлиулла хәзрәт Хәсәновның оныгы.
Иртәнге сәгать сигездән авылга республикабызның төрле районнарыннан, шулай ук күрше Ульяновск, Самара өлкәләреннән һәм Чувашиядән кунаклар килә башлады. Аларны иртәнге чәй өстәле артында каршы алдылар.
Программа Ильяс хәзрәт Җиһаншинның рухи мирас турындагы вәгазе белән башланды. Сәгать тугызда делегатлар авыл зиратында булдылар. Биредә дога кылынды һәм Исхуҗа бабайга истәлек тактасы ачылды. Шуннан соң барлык катнашучылар данлыклы «Вәлиулла чишмәсе»нең суыннан авыз итте.
Сәгать унбердә төп эш сессиясе башланды. Сессия эшендә Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, профессор Индус Таһиров, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, драматург Данил Салихов, галимнәр, дини эшлеклеләр, язучылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Трибунадан традицион гаилә кыйммәтләрен саклау турында докладлар яңгырый. Чыгыш ясаучылар арасында Җәлил хәзрәт Фазлыев, Данис Шакиров, Инсаф хәзрәт Җәләлетдин, шагыйрь Ләбиб Лерон, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина һәм башкалар бар.
Өйлә намазыннан соң Вәлиулла Хәсәновның туган нигезендә очрашу булачак. Олы буын вәкилләре истәлекләре белән уртаклашыр дип көтелә.
Ә кич белән Яңа Ишле авылы үзәгендә зур бәйрәм оештырылачак. Сәхнәдә профессиональ артистлар чыгыш ясаячак, милли уеннар оештырылачак. Кунаклар милли аш-судан авыз итә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз