news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы Яңа Чәке авылында яңа мәчет ачылды

Чүпрәле районы Яңа Чәке авылында Гөлсәйран белән Хәмит Шәрәфетдиновларның нигезендә яңа мәчет ачылды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Авыл агайлары сүзләренчә, авылда мәчет элек тә булган. Әмма ул 1930 елларда сүтелгән. Шуннан соң авыл халкы намазларын өйдә генә, җомга һәм бәйрәм намазларын билгеле бер нигезгә тупланып укыган.

Бүгенге көндә Яңа Чәке авылында 74 кеше яши. Авылдан чыккан эшлекле кешеләр саны да бик күп. Алар район үзәгендә, күбрәге Ульяновск өлкәсендә, республика шәһәрләре һәм авылларында хезмәт итеп яши. Ә авылда мәчет булдыру идеясен Илдар Шәрәфетдинов тәкъдим иткән.

Мәчетне исә нигезнең хуҗабикәсе, үзе дә динебезне хөрмәтләп яшәгән Гөлсәйран исеме белән атыйлар. Ачылыш чарасына район үзәгеннән башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, тирә-як авылларның мәчетләре имамнары, авыл җирлеге башлыклары да килде.

Бу көнне Яңа Чәке авылында мәчетнең имамы да сайланды. Бу вазифаны авылдашлары Илдар Шәрәфетдиновка йөкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100