news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә «Батырлык тартмасы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды

Чүпрәледә «Батырлык тартмасы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды, дип яза «Туган як» газетасы.

Әлеге акция «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән уза һәм ул медицина учреждениеләрендә һәм хосписларда дәваланучы һәм реабилитация үтүче балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Районда хастаханәдә дәваланучы балаларга бүләк җыюда «Бердәм Россия» партиясенең район авылларындагы беренчел бүлекчәләре секретарьлары, партия активистлары катнашты. «Батырлык тартмасына» альбомнар, фломастерлар, төсле карандашлар, ручкалар, буяулар, канцелярия кирәк-яраклары һәм иҗат өчен җыелмалар һ.б. тупланган иде.

«Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Алексей Ярухин һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Илдар Каюмов район үзәк хастаханәсендә булдылар һәм хастаханәнең балалар бүлегендә дәваланучы яшь пациентларга «Бердәм Россия»дән «Батырлык тартмалары», шахмат уены тапшырдылар. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә тугыз бала дәвалана.

«Хастаханә палаталары, процедуралар, авыру – бала өчен стресс ул: бала өйдән, тирә-юньдәгеләрдән, дусларыннан аерылган. Аңа хастаханәдә һәм социаль челтәрләр аша аралашырга гына кала. Мондый игътибар, бүләкләр – бала өчен, әлбәттә, зур шатлык», – дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсе баш табибы Иосиф Кукушкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot