Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районы Уби урта мәктәбенең 186 еллыгы билгеләп үтелде
Чүпрәле районы «Петр Васильевич Дементьев исемендәге Уби урта мәктәбе»ндә педагоглар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, кунаклар тантанага җыелды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Чарага район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Уби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов та килде.
Архив мәгълүматларына караганда, Уби авылында 1839 елда белем бирү оешмасына нигез салына. Ул катнаш башлангыч халык училищесы дип атала. 1903 елда дворянин Андрей Францевич Карч-Карчевский тырышлыгы белән бер сыйныфлы башлангыч халык училищесы ачыла. 1921 елда мәктәп үрнәк район-терәк мәктәбе итеп үзгәртелә. Уби мәктәбенең функциясенә район мәктәпләренә методик ярдәм күрсәтү керә.
1934 елда мәктәп җидееллык була, 1961 елда сигезьеллык итеп үзгәртелә, 1966 елда урта мәктәпкә әйләнә. 2016 елдан мәктәп Петр Васильевич Дементьев исемен йөртә. Бүгенге көндә Уби урта мәктәбендә 20 укытучы 72 укучыга белем бирә. Укытучыларның икесе югары категориягә, 15се 1 категориягә ия.
Чара кунакларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпнең 186 еллыгы белән котлаудан башланып китте, мәктәпкә бүләкләр, чараны оештыручыларга район мәгариф бүлегеннән рәхмәт хатлары, район хакимиятеннән бүләкләр тапшырылды.
Элек елларда мәктәпне тәмамлаучы Владимир Ярухин инициативасы белән бүген Уби урта мәктәбенең үз флагы булдырылган. Владимир Ярухин төбәкара иҗтимагый оешманың Ульяновск өлкә төбәк бүлекчәсеннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, районда беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм күрсәтә башлаган өчен Уби урта мәктәбенә «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медален тапшырды һәм аны мәктәп флагына беркетте.
Тантаналы чара төзекләндерүдән соң мәктәп музеен ачу тантанасы белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз