Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районы Шланга авылында яшәүче имам-хатыйб 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче имам-хатыйб Иршат Айзятов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 25 елдан артык гомерен авылдашларын рухи агартуга, дини үсешкә багышлаган шәхес. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.
Юбилее уңаеннан Иршат аганы район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм мөхтәсибәтнең оештыру мәсьәләләре буенча җитәкчесе Фәргать Нәүмәтов котлады. Ислам кыйммәтләрен таратуда күпьеллык хезмәте өчен юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырылды, җылы теләкләр теләнде.
Иршат хәзрәт рухи остаз гына түгел. Гомере буе туган авылы файдасына хезмәт куйган шәхес тә ул: комбайнчы һәм механизатор булып эшләгән, шуның өчен «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» исеменә лаек булган.
Тормыш иптәше Әлфия апа белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар, әти-әниләре үрнәгендә, туган авылда тормышларын дәвам итә.
Айзятовлар быел бергә яшәүләренең дә 60 елын билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз