news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы мәктәпләре укучылары мылтыктан ату буенча ярышты

Чүпрәле районы мәктәпләре укучылары мылтыктан ату буенча ярышты
Фото: https://chuprale-online.ru

Чүпрәле районы «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында, Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, мәктәп укучылары арасында мылтыктан ату буенча турнир узды. Бу хакта «Туган як» сайтында Римма Мәүлетова яза.

Чара хәрби-гамәли спорт төрләрен алга таба үстерү һәм популярлаштыру, спортчыларның осталыгын арттыру һәм талантлы спортчы яшьләрне ачыклау максатыннан үткәрелде.

Ярышларда районның мәгариф оешмаларыннан 16 команда катнашты. Команда составына ике укучы-форпостчы кергән иде.

Турнирда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильданов, районның «Форпост» МБУ директоры Альберт Сөләйманов, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, ял итәргә кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм чик сакчылары сәламләде, аларга уңышлар теләде.

Ярышларда судьялар иң яхшы нәтиҗәләрне бәяләде. Җыелган очколарның иң зур суммасы буенча Иске Чүпрәле 1нче урта мәктәбе укучысы Юныс Фәхретдинов (тренеры Альфик Миңнебаев) җиңү яулады. Икенче урынны Кече Чынлы урта мәктәбе укучысы Айбулат Сөләйманов (тренеры Илсөяр Җамалетдинова) яулады, өченче урынны Алешкин-Саплык урта мәктәбе укучысы Всеволод Журавлев (тренеры Әнвәр Җәлалтдинов) алды.

Айрат Җәлалов, Руслан Вилданов һәм Альберт Сөләйманов җиңүчеләрне Грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләде, уңышлар теләде.

Ату буенча турнир вакытында укучылар ГТО нормативларын үтәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100