news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылының ремонтланган клубына Ринат Таҗетдинов исеме бирелгән

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылының ремонтланган клубына Ринат Таҗетдинов исеме бирелгән
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылының ремонтланган клубына Ринат Таҗетдинов исеме бирелгән.

«Кичә Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында республика программасы кысаларында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачу тантанасы узды. Мәдәният йортына Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов исемен йөртәчәк», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Тантанада күренекле артист Ринат Таҗетдинов үзе, мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Камал театры директоры Илфир Якупов һәм башкалар катнашкан.

Тантаналы кичәдә Ринат Таҗетдинов турында видеоязмалар, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелгән, истәлекләр яңгыраган. Чараны ТР халык артисты Фәнис Җиһанша алып барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100