news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәленең Кече Чынлы авылында яшәүче үстергән виноград тәлгәшләре икешәр килодан артык

Чүпрәленең Кече Чынлы авылында яшәүче үстергән виноград тәлгәшләре икешәр килодан артык
"Чүпрәле-информ"

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында виноград үстерү остасы Илдус Вәлиуллов яши. Авыл уңганы виноградның авыруларга һәм салкынга чыдам, сортларын: Аркадия, Велес, Юбилей Херсонского, Чарли һәм башкаларны үстерә. бу хакта «Чүпрәле-информ» хәбәр итә.

Хәзергесе вакытта ул «Цильна» җәмгыятендә склад мөдире вазифасын башкара. Фидакарь хезмәтләре өчен җәмгыять директоры Барис Гафуров инициативасы белән ул быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.

Җәмгыятьтә хезмәт куюдан тыш, Илдус бакчачылык белән шөгыльләнә. Аеруча, көньякта үсә торган җиләк-җимеш куакларын үрчетү, аларны үстерү белән мәшгуль.

«Өрек, шәфталу, алыча, виноград, хәтта чикләвек һәм башка шундый җимешләрне моннан ун ел элек үстерә башлаган. Капка алды, бакча тутырып үскән чәчәкләрне, яшелчә-җимешләрне, карбыз, кавын, мәтрүшкә, мелисса, җир җиләкләре турында әйтеп тә торасы юк. Рәт-рәт төзелеп утырган әлеге үсентеләр үзләренең мул җимешләре белән сөендереп тора. Кыскасы, биредә бакчаның һәр почмагы, сукмак, түтәлләр — гүзәл сәнгать әсәрен хәтерләтә. Хәтта, кышкыга мунча себеркесе артыннан да урманга йөрми ул. Махсус шуның өчен каен агачлары да утырткан», диелгән хәбәрдә.

Шулар арасында, икешәр килодан да артыграк виноград тәлгәшләре аерым игътибарны алып тора.

«Башта мин виноградларны койма буенда гадәти ысул белән генә үстердем. Әмма табигать шартлары төрлечә килә, виноград өлгерми, өлгергән очракта да җимешләре әче була. Аннан укып, белешеп, башка бакчачыларның тәҗрибәләреннән чыгып, аларны томалап, теплица эффекты биреп үстерә башладым. Ни дисәң дә көньяк җимешләре бит, җылыны ярата», — ди авыл уңганы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100