news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында хәрбиләргә мендәрләр тегәләр

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында хәрбиләргә мендәрләр тегәләр
Фото: «Туган як» газетасы

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен мендәрләр тегә башлаганнар. Авыл хезмәтчәннәре көче белән барлыгы 35 мендәр тегелгән. Бу хакта авыл китапханәчесе Юлия Хөсәенова хәбәр итте, дип яза «Туган як» газетасы.

«Бу эшне чын мәгънәсендә «өмә» дип атарга мөмкин, чөнки аңа битараф булмаган һәр кеше кушылды. Чара авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең актив катнашында узды. Һәр кеше игелекле эшкә үз өлешен кертергә тырышты: кемдер тышлык текте, кемдер мендәрләрне тутырды, кемдер җыеп барды. Кыскасы, һәркемгә эш җитәрлек булды. Авыл мәдәният йортында урнашкан китапханә гуманитар ярдәм җыю пунктына әйләнде», - диде Юлия Хөсәенова.

Аның сөйләвенчә, ярдәм итәргә теләүчеләр күп. Өлкән апалар Суфия Алтынбаева һәм Илсияр Сәфиуллина мендәр тышларын өйләрендә тегә..

Мендәр тышлары өчен материалларны бөтен авыл белән җыйганнар. Акча җыешып, мендәрләрне тутыру өчен синтепон алганнар.

Мендәрләр якын арада районнан җибәреләчәк гуманитар йөк составында махсус хәрби операция зонасына тапшырылачак.

«Мендәрләрне янда да йөртергә була. Алар бик җиңел, уңайлы. Егетләребез анда өйдә ияләшенгән бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Алар мендәргә ятып йоклый, бераз ял итеп ала алсын иде», ди Юлия.

news_right_1
news_right_2
news_bot