Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе истәлекле медаль белән бүләкләнде
Әлмәт шәһәренең яңартылган Үзәк мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә пленумы узды. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге утырыш эшендә аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр, аларның ярдәмчеләре һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә төп мәсьәлә Татарстан Республикасында ислам (партнерлык) финансларын гамәлгә ашырудан гыйбарәт булды.
Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Данир хәзрәт Шәрәфетдиновка «Татарстан Республикасы Диния назәрәтенә 30 ел» медален тапшырды. Ул милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм Диния назәрәте белән уңышлы хезмәттәшлек куеп, озак еллар Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе вазифасын үтәп, дин юлында зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз