Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районы башлыгы муниципалитетның авыл хуҗалыгы тармагы белән таныштырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чүпрәле районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров муниципалитеттагы авыл хуҗалыгы тармагы эше белән таныштырды. Ул агросәнәгать комплексы үсештә булуын билгеләде.
«Чүпрәле районының агросәнәгать һәм җитештерү предприятиеләрендә инфраструктур үсеш һәм заманча алымнар куллану активлыгы күзәтелә. Мәсәлән, «Цильна» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү өчен яңа азык үзәге булдырылган, ул маллар өчен 180 тонна балансланган азык әзерләүгә көйләнгән. «АгроТрансПорт» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьтә 64 ашлык саклау комплексы куелган. Шуннан соң кече форма хуҗалыкларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә һәм бу өлкәдәге рейтингта без 7 урында торабыз», – диде муниципалитет җитәкчесе.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Шулай ук Гафаров, крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә тукталды.
«Районыбызда 70 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Алар районның чәчүлек җирләренең 38 процентын эшкәртә һәм 1350 баш мөгезле-эре терлек асрый. Әлбәттә, терлек санын арттыру буенча эшлибез, тырышабыз. Узган ел 2500 тонна сөт савылган һәм 346 тонна ит җитештерелгән. Былтыр ике крестьян-фермер хуҗалыгы «Агростартап» программасы нигезендә 10 миллион сум грант отуга иреште. Муниципалитетта әлегесе көнне 7 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда 9749 баш мөгезле-эре терлек асрала, шул исәптән 3723 баш сыер. Район халкы белән кыш көне көн саен 22 тонна, ә җәй көне тәүлегенә 32 тоннага кадәр сөт реализацияләнә», – ди ул.
Район җитәкчесе әйтүенчә, узган ел нәтиҗәләре буенча, бер шәхси ярдәмче хуҗалыктан уртача керем 141 мең сум булган. Мондый төр хуҗалык алып баручыларга былтыр 16 миллион сумнан күбрәк суммага дәүләт ярдәме бирелгән. Сөтчелек юнәлеше буенча мини-фермалар төзүчеләргә, кош-корт үстерүчеләргә дә ярдәм чаралары күрсәтелгән. Районда 3 кооператив эшли. Сугым буенча кооператив үткән елны гына 100 тоннадан артык ит эшкәрткән.
«Исток» кооперативы сөт җитештерү өлкәсендә эшли, анда 12 төр сөт продукты ясала. Шулай ук без бүген күргән «Дуван бакчалары» дәүләт программасы белән 1 мең тонна җиләк-җимеш сакларлык саклагыч эшләнде», – дип сөйләде ул.
Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы тармагында узган ел йомгаклары буенча 13 нче урынны алган булган. Эшмәкәрләрне финанс ярдәм чараларын алуга җәлеп итү буенча рейтингта район 1нче урынны биләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз