news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Чүпрәле районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Фото: Чүпрәле муниципаль районы матбугат хезмәтеннән

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров махсус хәрби операциядә катнашучы райондаш егетләр белән очрашты. Алар ялга кайткан. Очрашу Чүпрәле районы Башкарма комитетының конференц-залында чәй өстәле артында узды.

Әңгәмә барышында районның төрле авыл җирлекләреннән махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр хезмәтләренең барышы һәм нинди ярдәм кирәклеге турында сөйләде. Бу хакта Чүпрәле муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрбиләр аларга һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәр өчен рәхмәт белдерде, районнан озатылган гуманитар ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук, алар туган якларын бик сагынуларын һәм якыннарын күрү шатлыгын белдерде.

Марат Гафаров аларның гаиләләренең ничек яшәве, өстәмә ярдәм кирәклеге белән кызыксынды. Хәрби хезмәткәрләр барысы да яхшы булуын әйтте. Район башлыгы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә һәм үзләренә алга таба да ярдәм күрсәтү дәвам итәчәген белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100