news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы башлыгы һәлак булган хәрбинең гаиләсенә Батырлык орденын тапшырды

Чүпрәле районы башлыгы һәлак булган хәрбинең гаиләсенә Батырлык орденын тапшырды
"Туган як"

Татарстан Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең әти-әнисенә һәм гаиләсенә Батырлык орденын тапшырды. Дәүләт бүләген тапшыру чарасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында узды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Илмир Мостафинның үз антына тулысынча тугры булуын билгеләп үтте.

«Бүген без Батырлык орденын Илмир Мостафинның әти-әнисенә һәм гаиләсенә тапшырабыз. Аның исеме мәңгегә безнең Ватан тарихында һәм хәтерләрдә калачак», — диде ул.

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин да геройның әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Илмир Зөфәр улы Мостафин, Чүпрәле районы Шланга авылында туып үскән. Армия хезмәте уза, авылда эшли, гаилә кора. Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була. Аның улы һәм кызы калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100