news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы башлыгы махсус операциядән ялга кайткан хәрби белән очрашты

Чүпрәле районы башлыгы махсус операциядән ялга кайткан хәрби белән очрашты
Фото: http://chuprale-online.ru/

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров махсус хәрби операциядән ялга кайткан Роман белән очрашты. Мобилизацияләнгән хәрби ялга беренче тапкыр кайткан. Бу хакта «Туган як» сайтын хәбәр итә.

Очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Роман андагы көннәрнең ничек үтүе турында сөйләде. Үзләренә рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Марат Гафаров махсус хәрби операция зонасында тукландыру һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән кызыксынды. Ул Романга кирәкле бүләк тапшырды.

— Сез барыбыз өчен дә үрнәк кешеләр. Һәр көн сез чиксез батырлык күрсәтәсез. Үзегезне саклагыз һәм истә тотыгыз: без сезгә, гаиләләрегезгә кирәкле ярдәм күрсәтелсен өчен барысын да эшләячәкбез, — диде Марат Гафаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100