news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
"Туган як"

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Ул аларның хәл-әхвәлләрен белеште, хәрби тормышлары, ихтыяҗлары, гаиләләренә нинди ярдәм кирәклеге хакында сорашты. Әлеге мәсьәләләр район җитәкчесенең һәрдаим игътибар үзәгендә тора. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, якташ хәрбиләр белән үзләре укыган мәктәптә дә очрашулар оештырыла. Аларны район үзәгендә үтүче чараларга да чакыралар.

Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән шундый очрашуларның берсе, «Созидание» яшүсмерләр клубында, Марс һәм Яңа Элмәле урта мәктәпләрендә узды.

Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләренең туган якка кайту тәэсирләре, шулай ук, хезмәтләре турында сөйлиләр. Укучылар махсус операциядә катнашучыларга сораулар бирәләр. Аеруча, аларны хәрбиләрнең нинди биремнәр үтәүләре кызыксындыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot