news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле район башлыгы күп балалы гаилә белән очрашты

Чүпрәле район башлыгы күп балалы гаилә белән очрашты
Фото: http://chuprale-online.ru

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров Чуваш Бизнәсе авылыннан күп балалы Фоминнар гаиләсе белән очрашты. Ул балаларның укуларындагы һәм хезмәтләрендәге уңышлары, гаиләнең ихтыяҗлары һәм тормыш шартлары белән кызыксынды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Марат Гафаров районда күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту өчен гамәлгә куелган чаралар турында сөйләде.

«Ана даны» медале иясе Елена Витальевна үзен бик бәхетле хатын-кыз дип саный. «Һәр бала — Аллаһыдан бүләк ул», – диде 6 бала анасы.

Елена һәм Юрий Фоминнарның иң зур байлыгы — балалары. Елена ханым алар өчен һәр яктан назлы, яратучан, үрнәк әни була белә, йөрәк җылысын биреп, тәрбияли. Балалар дуслар, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Биергә, җырларга, рәсем ясарга да яраталар.

Олы кызлары Таисия Казанда хезмәт куя, Анастасия Ульяновск шәһәрендәге хастаханәләрнең берсендә шәфкать туташы вазифасын башкара, уллары Анатолий армиядә хезмәт итә, Николай Чүпрәле тармак технологияләре техникумында 3 нче курста укый, Георгий исә Зур Аксу урта мәктәбенең — 5 нче, Илья Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныфында белем ала.

Фоминнар бергәләп сәяхәт итәргә ярата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100