news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле педагогларына яңа ноутбуклар тапшырдылар

Чүпрәле Башкарма комитет утырышы залында, гомуми белем бирү оешмалары директорларына ноутбуклар тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыкларының финанс ярдәме белән Чүпрәле педагоглары 200 яңа ноутбук алды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында республикада укытучыларны тулы күләмдә ноутбуклар белән тәэмин итү программасы старт алды. «Укытучыларыбызга зур рәхмәт белдерәм, һәм бу ноутбуклар укытучыларыбызның эшен бераз җиңеләйтер дип өметләнәм», - диде Марат Гафаров

Чарада шулай ук Чүпрәле районы прокуроры Олег Гайнетдинов та катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, яңа техника белем бирү сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, районда барлыгы 500дән артык укытучы эшли, аларның 90 проценты быел яңа ноутбуклар белән тәэмин ителгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100