news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле өлкәннәре Сабантуй бәйрәме үткәрде

Чүпрәле өлкәннәре Сабантуй бәйрәме үткәрде

Бүген, 2 июльдә, Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова тарафыннан райондагы Сабантуй мәйданында «Җиләкле алан» дип исемләнгән чара оештырылды. Иртәнге сәгатьләрдә үк Сабантуй мәйданы җыр-моңга күмелде.

Бәйрәмгә җыелган халыкны Иске Шәйморза авылыннан Тәлгать Җәббаров һәм Иске Чүпрәледән Шәфикъ Мөстәкимовларның баян моңнары һәм алар башкаруындагы җырлар каршы алды. Бәйрәмгә җыелучы халыкны Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова сәламләде.

Ул бәйрәмгә җыелган барлык пенсионерларга-ветераннарга төрле чараларда актив катнашканнары өчен  рәхмәт әйтте һәм исәнлек-саулык, бәхетле картлык, киләчәктә дә менә шулай табигатьтә очрашып, төрле кичәләр оештыруны традициягә кертергә кирәклеген ассызыклады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100