Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары узачак
16 август көнне Чүпрәле мөхтәсибәтендә XVIII «Мунчәли укулары» фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Әлеге чара Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы уңаеннан оештырыла. Моннан тыш, җыен зур датага – һиҗри исәп буенча агымдагы 1447нче елда билгеләп үтеләчәк Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең 1500 еллыгына багышланачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
17 ел дәвамында Мунчәли укулары төбәкара чарага әверелде. Бирегә Татарстанның төрле районнарыннан, Ульяновск, Чувашстан, Мордовия, Пенза һәм Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар килә. Мунчәли укулары дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр катнашында үтә: конференциягә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һ.б. чакырулы. Алар гаиләдә рухи-әхлакый мирасны саклау, дини һәм милли гореф-гадәтләр турында үгет-нәсыйхәтләр җиткерәчәк.
Укулар кысаларында татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре күргәзмәсе оештырылачак, шәҗәрә китаплары, гаилә ядкярләре, шәмаилләр, авыл хуҗалыгында кулланылган эш кораллары, шулай ук шәхси архив экспонатлары тәкъдим ителәчәк. Теләгән һәр кеше мавыктыргыч мастер-классларда һәм интерактив мәйданчыкларда катнаша алачак, биредә иҗади яктан көчеңне сынап карау, татар халкы мәдәнияте һәм рухи мирасы белән танышу мөмкинлеге тудырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз