Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары үтәчәк
2026 елның 1 августында Чүпрәле мөхтәсибәтендә XIX «Мунчәли укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак һәм ул «Гореф‑гадәтләр – милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлап үткәреләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара 2008 елдан башлап һәр ел саен күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, мәрхүм Туфан Миңнуллинның (1935-2012) ярдәме һәм хәер-фатихасы белән үткәрелә башлаган.
Чарада Татарстанның һәм күрше төбәкләрнең күренекле дин әһелләре, галимнәре, шулай ук танылган җәмәгать һәм фән эшлеклеләре катнашачак. Алар гаиләдә рухи-әхлакый мирасны саклау, дини һәм милли гореф-гадәтләр турында үгет-нәсыйхәтләр җиткерәчәк, чыгышлар ясаячак.
Җыен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме һәм теләкләшлеге белән үткәрелә.
Конференция кысаларында татар халкының традицион киемнәре, гаилә ядкарьләре, шәмаилләр экспозициясе эшләячәк.
Балаларга аерым игътибар биреләчәк. Алар өчен «Гыйлемпиада» Коръән бәйгесе, татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесе, викториналар, нәшидләр, мөнәҗәтләр, интерактив уеннар үткәреләчәк.
Конференция барышында шулай ук Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган чаралар да узачак.
Оештыручылар барлык теләүчеләрне «Мунчәли укулары»на көтеп кала һәм катнашучыларның милли киемнәрдән килүләрен сорый, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз